Кичә Путин һәм Беннет телефоннан сөйләшкән. Путин Беннетны һәм Израиль халкын бәйсезлек көне белән җылы котлаган. Яклар ике ил җитәкчелеге арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдә һәм файдалы элемтәләрне саклауда ике яклы кызыксыну белдергән. РФ Президенты һәм Израиль премьеры Украинадагы вәзгыять буенча фикер алышкан.
Алар 9 майның ике ил халыклары өчен дә аерым әһәмияткә ия булуын ассызыклап, Русия һәм Израильнең ул еллардагы вакыйгалар турында тарихи дөреслекне саклавын һәм һәлак булганнарның барысын да, шул исәптән Холокост корбаннарын хәтердә тотуын билгеләгәннәр.
Израиль премьеры Нафтали Беннет канцеляриясе хәбәр иткәнчә, Русия Президенты Владимир Путин РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сүзләре өчен гафу үтенгән. Беннет үз чиратында яһүд халкына һәм Холокост турындагы хәтергә мөнәсәбәтне аңлатканы өчен Путинга рәхмәт әйткән.
РФ Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы С. Лавров 1 майда "Медиасет" итальян телекомпаниясенә биргән интервьюда: "ялгышырга мөмкинмен, әмма Гитлерда да яһүд каны булган", "акыллы яһүд халкы: "Иң көчле антисемитлар, кагыйдә буларак -- яһүдләр", -- дип әйтә", -- дигән иде.
Чыганак: РИА Новости, Кремлин.ру.