Барлык яңалыклар
Новости
5 Май 2022, 21:46

Сак бул, талпан!

Быел Башкортстан травмпунктларына, талпан кадалуга зарланып, 765 кеше мөрәҗәгать иткән. Талпан энцефалиты еш кына бик кискен башлана, өшетә, тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә.

Сак бул, талпан!
Сак бул, талпан!

Сезон башланганнан бирле Башкортстан травмпунктларына, талпан кадалуга зарланып, 765 кеше мөрәҗәгать иткән. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, бу 2021 елга караганда 8,2 процентка кимрәк (833 кеше). 

Талпан энцефалиты еш кына бик кискен башлана, өшетә, тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә. Авыру 2 көннән 10 көнгә кадәр дәвам итә. Хәлсезлек, кискен баш авыртуы, күңел болгану һәм косу, арыганлык, йоклый алмау күзәтелә. Инкубацион (яшерен) чор 2 дән 21 көнгә (кайчак 1 айга кадәр) кадәр дәвам итә. Энцефалитның билгеләре шул вакыттан соң барлыкка килә.

 Инфекция кешегә авыру талпанның  төкереге белән беренче минутларда ук йога. Тәнгә кадалып өлгермәгән талпанны бармаклар белән изү дә хәвефле. Талпанлы кәҗә, сыерларның  сөтен кайнатмый кулланганда да талпан энцефалиты эләктерү куркынычы бар.

Инфекция кемдәдер грипп кебек үтеп китсә, параличка кадәр китерә торган авыр очраклар да күзәтелә. 

Әгәр дә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү  мөмкин булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга, аны суда чылатылган кечкенә мамык кисәге белән герметик банкага урнаштырырга һәм тикшерү өчен лабораториягә илтергә кирәк. Талпанның инфекцияле икәне ачыкланса,  ә пациент вакцинацияләнмәгән  булса, аңа ашыгыч махсус профилактика үткәрәләр:  талпан кадалганнан соң 96 сәгатьтән дә соңга калмыйча иммуноглобулин (талпан энцефалитына каршы әзер антитәнчекләр) кертәләр.

Бу хакта тулырак: https://sesufa.ru/kleshchevye-issledovaniya/

Сак бул, талпан!
Сак бул, талпан!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: