Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2022, 20:12

Әлфия Нигъмәтуллина ярымфиналга үткән

Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты Әлфия Нигъмәтуллина  “Central Asia’s Got Talent” / "Үзәк Азия талантлар эзли" телевизион тамашасының ярымфиналисты булды.

Әлфия Нигъмәтуллина ярымфиналга үткән
Әлфия Нигъмәтуллина ярымфиналга үткән

Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты Әлфия Нигъмәтуллина Башкортстан данын халыкара сәхнәдә яклаячак. Ул “Central Asia’s Got Talent” / "Центральная Азия Ищет Таланты" телевизион тамашасының ярымфиналисты булды. Әлфия --  бу конкурста Русиядән  бердәнбер катнашучы.

Конкурсны оештыручылар һәм продюсерлар Әлфиянең чыгышын югары бәяләгән һәм аерым игътибар белдергән. Җырчы жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны гаҗәеп тавышы белән генә түгел, табигать авазларын имитацияләү осталыгы белән дә таң калдырган. Быел конкурсның сайлап алу турында Азия илләреннән 4 меңнән артык кеше катнашкан.

Әлфия өчен 7 май көнне “Aitu” кушымтасында (https://i2.app.link/cagt_vote_app_aitube) тавыш биреп була. Әгәр сылтама ачылмаса,  «Aitu» кушымтасын йөкләргә, теркәлү узарга, "Aitu Apps", аннары "CAGT тавыш бирүе" менюсына басарга, Әлфия Нигъмәтуллина (Башкортстан) өчен тавыш бирергә кирәк. Тамаша финалына кем узачагын тамашачылар хәл итә.

Фото: kulturarb.ru.

Әлфия Нигъмәтуллина ярымфиналга үткән
Әлфия Нигъмәтуллина ярымфиналга үткән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: