Владимир Путин Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләште. Аны күптән түгел булган президент сайлауларында җиңүе һәм дәүләт башлыгы вазыйфасына яңадан сайлануы белән котлады.
Аннары ил башлыклары Украинадагы вәзгыять буенча фикер алышты.
Русия Президенты Донбасс республикаларын яклау буенча махсус хәрби операциянең барышы турында хәбәр итте. Шул исәптән Мариупольне азат итү һәм, 26 апрельдә БМО Генераль секретаре Антониу Гутерреш белән очрашуда ирешелгән килешү нигезендә, "Азовсталь" заводында милләтчеләр тарафыннан тоткарланучыларны эвакуацияләү турында әйтте. Көнбатыш, Киев хакимиятенә тиешле йогынты ясап, Украинага корал китерүне туктатып, андагы явызлыкларны туктатуга ярдәм итә алыр иде, дип билгеләп үтте. Русиянең элеккечә диалогка ачык булуын ассызыклады.
Франция ягыннан глобаль азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү проблемалары барлыкка килү уңаеннан борчылу белдерелде.
Владимир Путин ассызыклаганча, бу мәсьәләдәге вәзгыять барыннан да элек көнбатыш илләренең санкцион чаралары аркасында катлауланды. Ул шулай ук глобаль логистик һәм транспорт инфраструктурасының тоткарлыксыз эшләвенең мөһимлеген билгеләде.
Чыганак: kremlin.ru