Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы ялларда һәм бәйрәм көннәрендә республика буенча һава температурасы нормадан 1-2° түбән булыр дип көтелә. Салкын һава массасы республиканың төньяк районнарыннан киләчәк.
"Республиканың күп өлешендә һава температурасы төнлә һавада һәм туфрак өслегендә температура 0 дән -5 градуска кадәр түбәнәячәк, урыны белән +1, +6° ка кадәр җылырак булачак, көндез +10 я +16°дән югарырак түгел, 2нче майда +8, +13° булыр", -- диелә Башгидрометцентр хәбәрендә.
Якын көннәрдә республика территориясендә явым-төшем көтелми, дип ачыклык кертә метеорологлар.
Әмма 2нче майга каршы төндә республиканың төньяк һәм тау районнарында яңгыр булырга мөмкин.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Ainaza.