Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2022, 12:27

Чакмагышта яңа китап

Рәсимә Ильясованың яңа китабы дөнья күрде.

Чакмагышта яңа китап
Чакмагышта яңа китап

Чакмагыш районының Рапат авылында яшәп иҗат итүче ветеран укытучы Рәсимә Ильясованың яңа китабы дөнья күрде. "Басмаларда заман сулышы" дип аталган китапта автор тарих сулышын киләчәк буыннарга җиткерү максатын куя. 

Яз, каләмем!

Кулларыма бүген каләм алам
Язар өчен бары дөресен.
“Туры сүзне туганың да сөймәс”...
Языйм микән әллә киресен?..


Туры сүз ул ташны яра, диләр, –
Әрнемәсме йөрәк ярадан?
Дөрес сүзем минем ярдәм итәр
Аерырга акны карадан.


Ялганчы сүз шундый татлы була:
Каплап ала хәтта күзләрне.
Татлы ялганнардан өстен чыга
Ачы дөреслекнең сүзләре.


Әйткән сүзем, сөю угы булып,
Йөрәкләргә барып кадалсын!
Язган сүзем, очкан кошлар булып,
Тирә-якка моңнар таратсын!


Җанны ярып чыккан хаклык сүзем,
Үз халкыма барып ирешсен!
Тугры каләм! Яз син дөреслекне,
Сизгер йөрәк аны ишетсен!

Чакмагышта яңа китап
Чакмагышта яңа китап
Чакмагышта яңа китап
Чакмагышта яңа китап
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: