Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2022, 10:21

Йөрәк күздән күренә

Күз төбен тикшерү иң нечкә кан тамырлары торышын, димәк, йөрәк-кан тамырлары системасы торышын бәяләргә мөмкинлек бирә.

Йөрәк күздән күренә
Йөрәк күздән күренә

Сеченов университеты галимнәре ясалма интеллект ярдәмендә йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсешен күз төбе сурәте буенча фаразлый башлаячак. 

Күз төбе -- организмда иң нечкә кан тамырлары торышын бәяләргә мөмкинлек бирә торган бердәнбер диярлек урын. Ясалма интеллект аны анализлап, йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенең максималь төгәл фаразын бирә ала.

"Сеченов университетының ясалма интеллект һәм машина укыту программаларын куллануга бәйле фәнни эшләнмәләре киләчәктә табибларга күз төбе сурәтләре буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешен 100 процент төгәллек белән фаразларга мөмкинлек бирәчәк", -- диелә уку йортының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яңа технология якындагы биш-җиде ел дәвамында сафка басачак.

Чыганак: РИА НОВОСТИ.

Йөрәк күздән күренә
Йөрәк күздән күренә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: