Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2022, 09:56

Бөрҗәнгә бармый булмас

«Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексында эш кайный. 

Бөрҗәнгә бармый булмас
Бөрҗәнгә бармый булмас

Быел җәй Бөрҗән районының Морат-Тугай җирлегендә  «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы  ачылачак.

Яңарак андагы эшләрнең барышы белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев танышты.

Музей комплексы экспозициясе үз эченә 7 тематик блокны ала: «Таймлайн», «Медиазал», «Кыя сәнгате», «Археология», «Табигый-фәнни блок», «Саклау блогы», «Урал-батыр» эпосы блогы. Музейның төп экспонатларының берсе --  мәгарәнең борынгы наскаль сурәтләре репродукцияләре җыелмасы. Аны Монтиньякта Arc & Os француз ательесы  эшләгән.  Мәгарәдәге борынгы рәсемнәрнең  төгәл күчермәсе эшләнгән.

Киләчәктә музей эре фәнни-тикшеренү, мәгариф һәм этномәдәни үзәккә әвереләчәк. Экспозициядә шулай ук сувенирлар кибете, кафе, 144 урынлык конференц-зал урнаштырачаклар. Музей комплексы белән бергә, кыя рәсем сәнгатен өйрәнү буенча Бөтенрусия үзәге ачу планлаштырыла, ул Көньяк Уралда мондый профильнең беренче фәнни базасы булачак. Объектның бәясе 350 млн сум тәшкил итәчәк. Музей комплексын ачу туристлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, гәрчә ел саен Шульган-Таш мәгарәсенә туристлар агымы болай да якынча 10 процентка арта. Планда -- Агыйдел буен төзекләндерү. Монда причал ясау, тирәнәйтү һәм ярларны ныгыту эшләрен башкарырга кирәк булачак. Пляж зонасы да төзекләндереләчәк.

Чыганак: Башинформ.

Бөрҗәнгә бармый булмас
Бөрҗәнгә бармый булмас
Бөрҗәнгә бармый булмас
Бөрҗәнгә бармый булмас
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: