+4 °С
Болытлы
ДОМ.РФ шәхси торак комплексларының беренче 12 проектын әзерләде. Барлыгы 8 төбәктә 2,3 млн кв. метр торак төзелер, дип көтелә. Шул исәптән территорияләрне комплекслы үстерү механизмы кулланылачак.
2022 елның икенче кварталында ике пилот проектына төзүчеләрне сайлау буенча аукционнар үткәрү планлаштырыла. Берсе -- Иркутск өлкәсе Бурдаковка бистәсендә (32,7 мең кв. метрдан артык), икенчесе -- Уфадан ерак түгел Миловка авылында (26 мең кв. метрдан артык) торак төзү өчен.
Төзелеш элек әйләнешкә кертелгән федераль җир участокларында алып барылачак. Аларның гомуми мәйданы 1500 гектардан артык.
Чыганак: Башинформ.