Новости
26 Апреля 2022, 09:42

Марсуэлло алдаган

Стәрлетамакта яшәүче 71 яшьлек ханым янына бер  чит ил кешесе кунакка килмәкче булган. Әмма бик матур башланган танышу күңелсез тәмамланган.

Марсуэлло алдаганМарсуэлло алдаган
Марсуэлло алдаган

 Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Стәрлетамакта яшәүче 71 яшьлек  хатын-кыз социаль челтәрдә алдашу корбаны булган.

Өлкән яшьтәге ханым үзен "Марсуэлло" дип таныштырган чит ил кешесе белән аралашып киткән. Күпмедер вакыттан бу ир-ат Русиягә килеп, ханым белән якыннанрак танышырга теләк белдергән. Әмма аңа самолетка билет өчен акча кирәк булган һәм үзенең әңгәмәдәшеннән бурычка акча сорап торган.

Ханым, уйлап та тормыйча, кредит рәсмиләштергән һәм аферистка 540 мең сумнан артык акча күчергән. Акчаларны күчергәннән соң, "Марсуэлло" элемтәгә чыгудан туктаган, ягъни суга баткандай юк булган. 

Марсуэлло алдаган
Марсуэлло алдаган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас