Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2022, 13:10

Марафонга районнар да кушылды

Башкортстанда "ZаРоссию" бөтенрусия музыкаль марафоны бара.

Марафонга районнар да кушылды
Марафонга районнар да кушылды

Башкортстанда "ZаРоссию" бөтенрусия музыкаль марафонына кичә Стәрлетамак, Сибай, Кумертау, Салават, Агыйдел һәм башка муниципаль районнар кушылды. 23 апрельдә бәйрәм концертларында республиканың танылган артистлары һәм һәвәскәр башкаручылар патриотик темага чыгыш ясады.

Бүген, 24 апрельдә, бу чара Нефтекама, Октябрьски, Бөре шәһәрләрендә, шулай ук Кыйгы, Дуван һәм Уфа районнарында дәвам итәчәк.

Уфада исә марафон 22 апрельдә Салават Юлаев мәйданында "Торатау" конгресс-холлы алдында үтте. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, сәясәтчеләр катнашты.

Чыганак: Башинформ.

Марафонга районнар да кушылды
Марафонга районнар да кушылды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: