Барлык яңалыклар
Новости
14 апрель 2022, 09:35

Мәсәгутьтә – яңа УЗИ аппараты

Дуван районының Мәсәгуть үзәк район хастаханәсендә авыруларга заманча диагностика үткәрелә.

Мәсәгутьтә – яңа УЗИ аппараты
Мәсәгутьтә – яңа УЗИ аппараты

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” федераль программасы нигезендә Мәсәгуть үзәк район хастаханәсе яңа һәм заманча аппаратура сатып алу эшен дәвам итә. Март ахырында бирегә «РуСкан 60» ультратавыш диагностикасы аппараты кайтарылды һәм урнаштырылды. Ул акушерлык һәм гинекология, маммология, урология, эхокардиография, нефрология, онкология һәм башка өлкәләрдәге авыруларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

Бу – Дуван районы халкына да, анда яшәүчеләрне хезмәтләндерүче табибларга да зур бүләк.

Чыганак: Дуван районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/245817

Мәсәгутьтә – яңа УЗИ аппараты
Мәсәгутьтә – яңа УЗИ аппараты
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: