Барлык яңалыклар
Новости
3 апрель 2022, 13:17

Тәгәрмәчле йорт

Сәяәткә киттекме?

Тәгәрмәчле йорт
Тәгәрмәчле йорт

Уфада тәгәрмәчле йортлар ясый башлаганнар. Бу идея Kami camper компаниясе эшмәкәрләре уена килгән. Яңалык белән  социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров уртаклашты.

"Асылда, бу -- автомобиль өчен прицеп, ул ерак араларга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Чит илдә мондый транспорт бик популяр, Русиядә әлегә мондый производстволар аз", -- дип яза Радий Хәбиров.

Идея авторлары сүзләренә караганда, мондый  тәгәрмәчле йортлар  җиңел һәм җылы. Эчендә кирәкле бөтен әйбер дә бар, техника өчен электр бирә торган кояш панельләрен дә урнаштырырга мөмкин. Прицеп-йортларны Башкортстан һәм Русия буйлап сәяхәт итү өчен прокатка алырга мөмкин булачак.

Чыганак: Башинформ.

Тәгәрмәчле йорт
Тәгәрмәчле йорт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: