Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 09:46

Газ тирәсендә бәхәс

Франция Президенты Эммануэль Макрон, газ өчен сумнарда түләү мөмкин түгел, дип зарланды.

Газ тирәсендә бәхәс
Газ тирәсендә бәхәс

Кичә 29 мартта Путин һәм Макрон телефоннан сөйләште. Әңгәмәдә газ өчен түләү мәсьәләләре кузгатылды. Элегрәк Владимир Путин Министрлар Кабинетына, Үзәк банк һәм "Газпром"га дустанә булмаган илләрдән газ  өчен түләүне 31 мартка кадәр сумнарда кабул итүгә күчәргә кушкан иде. Шул ук вакытта ул Русиянең элек төзелгән контрактларда теркәлгән күләм һәм бәяләрнең  сакланачагын белдерде. Газ сатып алучылар бу җәһәттән төрле фикердә.  Әйтик, Германиянең икътисад министры Роберт Хабек дүшәмбе көнне G7 илләренең Русия хакимияте таләбенә иярүдән баш тартуын белдерде. Шундый ук фикерне соңрак Еврокомиссиядә ишеттерделәр.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: Pixabay.

Газ тирәсендә бәхәс
Газ тирәсендә бәхәс
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: