Барлык яңалыклар
Новости
27 март 2022, 18:04

Мәдәнияткә игътибар

Салават Фәтхетдиновка – Халыклар дуслыгы ордены, ә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар – Башкортстанның халык артистлары.

Мәдәнияткә игътибар
Мәдәнияткә игътибар

Мәдәният хезмәткәре көнендә Владимир Путин 2021 ел өчен дәүләт премияләре алучылар белән очрашты. Очрашу видеоконференция режимында барды. В.Путин яшь мәдәният эшлеклеләре өчен Президент премиясенә лаек булучылар  һәм 2021 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Президент премиясе лауреатлары алдында чыгыш ясады. Президент Русиянең мәдәни пространствосы рәссамнарның, язучыларның һәм композиторларның, актерларның һәм музыкантларның күп буыннары хезмәте һәм таланты белән тудырылуын, дөньяда тиңе булмаган музейлар, китапханәләр, мәдәният йортлары, сәхнә мәйданчыклары, халык иҗаты үзәкләре челтәрен үз эченә алуын билгеләде. Легендар Эрмитаж, Зур һәм Мариин театрлары белән янәшә Русиядә күп меңләгән муниципаль мәдәният учреждениеләре эшләвен әйтте. Балалар театрлары һәм китапханәләре, бөтен илне колачлаган  уникаль мәдәни мәгариф системасы булуын ассызыклады. "Русия мәдәниятенең дөньякүләм цивилизацияне үстерүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез", – диде ул. (Бу хакта тулырак: kremlin.ru.).

***

Башкортстанда исә 25 мартта "Арт-Корылтай"  мәдәни форумына  700дән артык мәдәният хезмәткәре җыелды. Форум кысаларында Милли музейда уникаль күргәзмә ачылды. Ул "Дөнья музейлары буенча алтын кеше йөреше" дип атала, анда Казахстан Республикасы Милли музее фондларыннан 125 предмет күрсәтеләчәк.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка Халыклар дуслыгы ордены тапшырды. “АРТ-Корылтай”да бүләкләнүчеләр арасында шулай ук  “Илһам” театр-студиясе артистлары – якташларыбыз  Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да бар иде. Аларга Башкортстан Республикасының халык артистлары исеме бирелде. Котлыйбыз!

Мәдәнияткә игътибар
Мәдәнияткә игътибар
Мәдәнияткә игътибар
Мәдәнияткә игътибар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: