Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2022, 11:25

Сумның кадере артыр

Русия чит илләрдән табигый газ өчен түләүләрне валютада кабул итүдән баш тарта.

Сумның кадере артыр
Сумның кадере артыр

РФ Президенты Владимир Путин 23 мартта Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Ул анда Русиянең табигый газ өчен түләүләрне валютада кабул итүдән баш тартачагын белдерде. Бу, шул исәптән доллар һәм еврога кагыла. Хисаплашу сумнарда башкарылачак.   

Табигый газ белән тәэмин итү өчен түләүне сумнарда кабул итү турындагы карар икътисадый суверенитетка иң мөһим адым һәм АКШ карата иң көчле һөҗүм булып тора, дип белдерде Федерация Советының Конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас. "Рубльләргә исәп-хисапларда күчү, әлегә газ өчен генә булса да,  икътисади суверенитетка мөһим адым. Газ, нефть, металлар, уран -- ахыр чиктә барлык ресурсларны да без рубльләргә генә сатарга тиеш. Халыкара расчетларда доллардан баш тарту -- АКШ ка иң көчле һөҗүм", - дип язган сенатор үзенең Telegram-каналында.

Чыганак: ТАСС.

Сумның кадере артыр
Сумның кадере артыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: