Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 10:12

Шикәр җитәрме?

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Русиянең атказанган фермеры Гаяз Баязит улы Габдрахманов һәм аның җәмәгате, югары белемле агроном, Лилия Әнәс кызы бу хакта ни уйлый?

Шикәр җитәрме?
Шикәр җитәрме?

Соңгы чордагы вакыйгалар барча халыкны хафага салды. Русиягә санкцияләр кертелү хәбәре таралу белән күпләр кибетләргә ашыкты: шикәр комы, төрле ярмалар алып, запас тупларга тотынды. Азык-төлек җитәрме дигән сорауга аны җитештерүчеләрдән дә яхшырак җавап бирүче булмастыр. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Русиянең атказанган фермеры Гаяз Баязит улы Габдрахманов фикеренчә, Башкортстанда шикәр дефициты булу мөмкин түгел хәл. "Билгеле булуынча, Раевка һәм Чишмә шикәр заводлары бар. Соңгы елларда аларда җиһазлар яңартып корылган. Һәм аларның берсе туктатылган хәлдә дә, калган берсе бар Башкортстанга җитәрлек шикәр комы җитештетерергә сәләтле",  –  ди ул. Шулай ук республикада шикәр чөгендере, көнбагыш күп үстерелә. Габдрахмановларның Дәүләкән районындагы басуларында да татлы тамыр байтак үсә.

Әйткәндәй, "Тулпар"ның 2нче санында Гаяз Баязит улы, аның тормыш иптәше Лилия Әнәс кызы турында күләмле язма әзерләнә. Бүген фермерлык эше файда китерәме? Пай җирләре кыйбат торамы? Кайсы юнәлеш отышлырак? Хатын-кыз иренең эшенә ничек ярдәм итә ала? Шушы һәм авыл хуҗалыгы турында башка сорауларга җавап табарга теләсәгез, "Тулпар"га язылырга онытмагыз, дуслар! 

Шикәр җитәрме?
Шикәр җитәрме?
Шикәр җитәрме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: