Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 15:04

Кызлар агуланган

Сигезенче сыйныфта укыган биш кыз реанимациядә. Бу хәл Стәрлетамакта булган.

Кызлар агуланган
Кызлар агуланган

Кичә, 21 мартта, Стәрлетамак балалар шәһәр хастаханәсенә биш кызны китергәннәр. Сигезенче сыйныфта укыган бу кызлар мускуллар тонусын арттыру өчен кулланыла торган, шул исәптән таркау склероз һәм паралич вакытында кулланыла торган дару төймәләре йоткан булырга мөмкин.  Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Кызларның һәркайсы биштән тугызга кадәр төймә кабул иткән, шуннан соң хәлләре начарайган. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.  Хәзер кызлар Уфаның Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә. Хәлләре авыр, әмма тотрыклы.

Фото: Pixabay.

Кызлар агуланган
Кызлар агуланган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: