Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2022, 09:34

Аммиак түгелгән

Украинаның "СумыХимПром" заводында аммиак түгелеп, 2,5 километрга җәелгән.

Аммиак түгелгән
Аммиак түгелгән

Украинаның "СумыХимПром" заводында аммиак түгелгән, дип белдерде Украинаның Сумы өлкә хакимияте башлыгы Дмитрий Живицкий. Элегрәк Русия Оборона министрлыгы бу районда агулы химик матдәләр белән провокацияләр ихтималы турында  кисәткән иде. Живицкий сүзләренчә, инцидент җирле вакыт буенча 4.30 да (Мәскәү вакыты белән 5.30) булган. Хәзерге вакытта аммиак җәелү зонасы -- 2,5 километр чамасы. Агулы газ Новоселица авылына яный. Сумы шәһәренә хәвеф юк, чөнки җил ул якка таба исми.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин, Донбасс республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп, махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул иткән иде. Русия лидеры Мәскәү планнарына Украина территорияләрен оккупацияләү керми, дип ассызыклады. 

Чыганаклар: РИА, ТАСС.

Фото: Pixabay.

Аммиак түгелгән
Аммиак түгелгән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: