Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 16:26

Бездә акча – бер букча... булырмы?

Русия Президенты тиз арада илдә пенсияләрне, минималь хезмәт хакын, социаль түләүләрне арттырачагын хәбәр итте. Көтәбез...

Бездә акча – бер букча... булырмы?
Бездә акча – бер букча... булырмы?

Русия хакимияте якын арада минималь хезмәт хакын, яшәү минимумы күләмен, бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын, шулай ук барлык социаль түләүләрне арттырачак. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин ил төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм күрсәтү чаралары буенча киңәшмәне ачканда белдерде.
“Бәяләр арту халыкның кеременә җитди йогынты ясавын аңлыйм. Шуңа күрә якын арада, пособиеләр һәм пенсияләрне дә кертеп, барлык социаль түләүләрне арттыру буенча карар кабул итәчәкбез. Минималь хезмәт хакы (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләмен, шулай ук бюджет өлкәсендә хезмәт хакын арттырачакбыз”, – диде дәүләт башлыгы.

Моннан тыш, ул Хөкүмәткә кыска вакыт эчендә эшен югалткан кешеләргә ярдәм чараларының нәтиҗәлелеген анализларга кушты. Президент билгеләвенчә, мондый чараларны арттырырга кирәк.

Ә әлегә... Әлегә көтәбез.

Фото: placepic.ru

Бездә акча – бер букча... булырмы?
Бездә акча – бер букча... булырмы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: