Барлык яңалыклар
Новости
15 март 2022, 10:28

Күзәтү эше камилләшә

Владимир Путин РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко белән эшлекле очрашу уздырды. Очрашуда күзәтчелек эшчәнлеге турында сүз барды.

Күзәтү эше камилләшә
Күзәтү эше камилләшә

Дәүләт һәм бизнес даими рәвештә баланс эзли. Дәүләт үз ягыннан контроль чаралар нәтиҗәләрен дәгъвалау процедурасын максималь гадиләштерүгә юнәлдерелгән аерым реформа уздырды, дип белдерде Дмитрий Григоренко.

Моңарчы  тикшерү нәтиҗәләре буенча ниндидер бәхәс туса, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк иде. Суд – ул һәрвакыт вакыт, юристлар, акча. Ә хәзер вакыт – бизнес өчен төп ресурс. Шул сәбәпле, судка кадәр мәҗбүри шикаять бирү механизмын керткән норма канун дәрәҗәсендә кабул ителде.

Бу механизмның асылы түбәндәгечә. Дәүләт хезмәтләре порталы аша цифрлы рәвештә шикаять бирергә мөмкин. Аны максималь карау срогы – 20 эш көне, ул каралырга тиеш. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итүче шикаятьне карау турында нәтиҗәләр ала. Бу бөтенләй бушка, тиз, уңайлы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судка кадәр шикаять бирү системасы һәм шул ук контроль-күзәтчелек чаралары, барысы да Бердәм мәгълүмат системасында теркәлә.

Ягъни хәзер тикшерү башланганнан алып тикшерү тәмамланганчыга кадәр, шикаятьне карау тәмамланганчы, барлык процедураларны реаль вакыт режимында күреп була. Бу система  прокуратура белән интеграцияләнгән, тикшерү планнары килештерелгән.

Тулырак бу хакта: kremlin.ru/events/president/news/67982

Күзәтү эше камилләшә
Күзәтү эше камилләшә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: