Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2022, 20:41

Сөйләшүләр Украина хакында

Владимир Путинның Германия Федератив Республикасы канцлеры Олаф Шольц һәм Франция Республикасы Президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләшүе булды.

Сөйләшүләр Украина хакында
Сөйләшүләр Украина хакында

Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция уздыру районнарында гуманитар вәзгыятькә карата  мәсьәләләр күтәрелгән. Моңа бәйле рәвештә Владимир Путин эшләрнең реаль торышы турында хәбәр иткән. Аерым алганда,  Украина көч оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан халыкара гуманитар хокук нормаларын бозу фактларын китергән. Владимир Путин Эммануэль Макрон һәм Олаф Шольцны җинаятьчел гамәлләр туктатылсын өчен Киев хакимиятенә йогынты ясарга чакырган. Шулай ук Русия Президенты соңгы көннәрдә Русия һәм Украина вәкилләренең видео форматында узган сөйләшүләре турында җентекләп сөйләгән. Бу уңайдан өч ил лидерлары  килешүләр белән бәйле башка кайбер мәсьәләләрне караган.

Чыганак: kremlin.ru.

Сөйләшүләр Украина хакында
Сөйләшүләр Украина хакында
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: