Барлык яңалыклар
Новости
12 март 2022, 21:33

Кредитлар да каникулга чыга ала

Эшкуарлыкка ярдәм турында 7 (34-72) 24-99-99 телефоныннан мәгълүмат алырга була.  #Объясняем_Башкортостан #ОбъясняемРФ

Кредитлар да каникулга чыга ала
Кредитлар да каникулга чыга ала

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үз социаль челтәрләрендә чикләү һәм санкцияләр шартларында республика эшкуарларына ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде.

«Элек чит ил компанияләрен биләгән яңа урыннар ачыла. Һәм безнең өстенлекле бурыч – эшкуарларга ярдәм итү.  Узган ике елда кабул ителгән барлык региональ ярдәм чараларын тулысынча саклыйбыз. Аларга яңа, кризиска каршы чараларны өстибез», – дип язды Радий Хәбиров.

Аерым алганда, Башкортстан микрокредит компаниясе эшкуарларга элек бирелгән заемнар буенча "кредит каникулларын" рәсмиләштерүгә керешкән. Башкортстан эшкуарлары 2022 елның 4 мартыннан гамәлдәге кредитлар буенча алты айга кадәр кредит каникулларын ала ала.  Компания кече һем урта бизнес субъектларыннан һәм үзмәшгульләрдән түләүләр буенча гаризалар кабул итә. Гаризаны 2022 елның 30 сентябренә кадәр дистанцион ысул белән centerrb.ru. сайтында тапшырырга мөмкин.

***

Коронавирус пандемиясе вакытында Башкортстанда эшкуарларга ярдәм итү буенча яхшы тәҗрибә тупланды. Бу вакыт эчендә республикада эшкуарлар саны артты, яңа эш урыннары булдырылды. 2021 елда гына да Башкортстанда кече һәм урта бизнесның 26,2 мең субъекты барлыкка килде.

Шулай ук Республика Башлыгы 2022 елда Эшкуарларга ярдәм итү үзәгенең дүрт яңа офисын ачу планнары турында сөйләде (бүген Башкортстанда алар 8). Моннан тыш  Үзәк базасында эш көннәрендә 9.00 дән 20.00 гә кадәр гамәлдә булган 7 (347) 24-99-99 телефоны ачылган. Аның буенча эшкуарлыкка ярдәм турында тулырак мәгълүмат алырга була. Шулай ук "Минем бизнес» үзәгенең рәсми интернет-сайтында (cmbrb.ru) мәгълүматлар китерелә.

Өстәмә мәгълүматка сылтанма: объясняем.рф

#Объясняем_Башкортостан #ОбъясняемРФ

Кредитлар да каникулга чыга ала
Кредитлар да каникулга чыга ала
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: