-5 °С
Болытлы
Американың Пенсильвания университеты галимнәре алкогольне чамасыз күп күләмдә куллану баш миенең күләменә бәйле булуын ачты. Бу тикшерү мәгълүматлары “Nature Communications” басмасында көн күргән.
Белгечләр 36 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше турында мәгълүматларны анализлаган. Алкоголь куллану дәрәҗәсе югарырак булган саен, баш миенең кимүе дә көчлерәк булып чыккан. Әйтик, спиртлы эчемлекләр куллануның уртача дәрәҗәсен ике тапкырга арттырганда, баш мие – ике елга, өч тапкырга арттырганда өч елга картая.
Спиртлы эчемлекләрне күпләп куллану баш миендәге соры һәм ак матдәләрнең кимүенә китерә.
Фото: polsov.com