Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2022, 11:47

Балалар – киләчәгебез!

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләрне нинди гаиләләр ала алачак?

Балалар – киләчәгебез!
Балалар – киләчәгебез!

РФ Президенты Владимир Путин 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала тәрбияләнгән аз керемле гаиләләргә  түләүләр кертергә тәкъдим итте.

 РФ Хезмәт министры Антон Котяков бу пособиене илдә биш миллионнан артык гаилә ала алачак, дип белдерде. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, күпчелек очракта ата-аналарга Дәүләт хезмәте порталы аша электрон рәвештә гариза бирү дә җитәчәк.

Ярдәм чаралары 1 апрельдән башлана, ә гаризалар 1 майдан кабул ителә. Ягъни, гаиләләргә пособиеләр 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни гаилә түләүне майда алса,  пособиеләр берьюлы ике айга, ­­ апрель һәм май өчен киләчәк.

Пособие уртача җан кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә берьюлы 12 айга билгеләнә. Түләүнең база күләме төбәктәге яшәү минимумының 50% ын тәшкил итәчәк. Ил буенча уртача бу  6150 сум тирәсе.

Әгәр пособиене билгеләгәч, гаиләнең җан башына туры килә торган уртача кереме яшәү минимумыннан кимрәк булса, ул төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. Аны  билгеләгән очракта да, гаиләнең кереме төбәк яшәү минимумыннан азрак булса, пособие яшәү минимумының 100% күләмендә билгеләнәчәк.

Пособие "МИР" картасына бәйле банк счетларына күчереләчәк, дип көтелә.

Фото: Pixabay.ru.

Балалар – киләчәгебез!
Балалар – киләчәгебез!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: