Барлык яңалыклар
Новости
6 март 2022, 09:40

Санкцияләргә каршы – икътисадый ирек

Эшкуарлар өчен максималь икътисадый ирек булмакчы.

Санкцияләргә каршы – икътисадый ирек
Санкцияләргә каршы – икътисадый ирек

Көнбатышның Мәскәүгә каршы санкцияләре сугыш игълан итүгә тиң,  ләкин Русия территориясендә хәрби хәл кертү өчен алшартлар юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин шимбә көнне Подмосковьедагы Химки шәһәрендә урнашкан "Аэрофлот" укыту үзәгендә белдерде. Анда Русия авиакомпанияләрендә эшләгән хатын-кызлар белән очрашу булды.

В.Путин сүзләренчә, Украинага срочниклар һәм резервистлар җибәрергә планлаштырылмый.  Булган көчләр җитәрлек, Украина хәрби инфраструктурасы өлешчә юк ителгән. Ә Көнбатыш санкцияләренә Русия икътисадның либерализациясе белән җавап бирәчәк. Әмма  Көнбатыш Украина өстендә Киев таләп иткәнчә “очышсыз зона” кертергә тырышса, нәтиҗәләр катастрофик булачак, дип кисәтте ул.

Дәүләт бу шартларда да гражданнар алдында үз бурычларын үтәячәк.  Пенсияләр, социаль пособиеләр барысы да индексацияләнәчәк. Моннан тыш, якын арада гаиләләргә йөклелектән алып балалар балигъ булганчыга кадәр ярдәм чаралары игълан ителәчәк.

Президент әйтүенчә, хәрби операциягә бары тик контрактчы хәрбиләр генә җәлеп ителгән, барысы да алдан уйланылган планнар буенча бара. Русиянең максаты – Украинаның  денацификациясе һәм демилитаризациясе, аңа нейтраль статус бирү.

Чыганак: ТАСС.

Санкцияләргә каршы – икътисадый ирек
Санкцияләргә каршы – икътисадый ирек
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: