Барлык яңалыклар
Новости
3 март 2022, 11:19

Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм

Русиягә эвакуацияләнүчеләр тагын 5 меңгә артып, 142 мең кеше тәшкил иткән.

Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм
Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм

18 февральдән башлап Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан  Русиягә эвакуацияләнүчеләр тәүлеккә тагын 5 меңгә артып, 142 мең кеше тәшкил иткән, дип хәбәр итә көч структуралары. Эвакуацияләнеп килүчеләрне каршылау өчен әзерлек, шул исәптән Башкортстанда, югары. Гуманитар ярдәм җыю оешкан төстә бара. 

***

Соңгы җиде көндә күрше илләргә киткән украинлылар 1 миллион тәшкил итә. Бу хакта пәнҗешәмбегә каршы төндә БМО комиссары Филиппо Гранди хәбәр итте.

***

Руссия хәрби хезмәткәрләре Белгород өлкәсеннән Украина халкына 30 тонна гуманитар ярдәм китергән.

***

24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донбасс республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул иткән иде. Русия лидеры Мәскәү планнарына Украина территорияләрен оккупацияләү керми, дип ассызыклады. Соңрак Украина Русиягә каршы БМО Халыкара судына дәгъва юллады.

Чыганак: ТАСС мәгълүмат агентлыгы.

 

Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм
Эвакуацияләнүчеләргә ярдәм
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: