Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2022, 14:51

Акча белән ни булыр?

Рубльнең упкынга тәгәрәвен туктатып булырмы?  

Акча белән ни булыр?
Акча белән ни булыр?

Владимир Путин “Русия Федерациясенең финанс тотрыклылыгын саклау буенча өстәмә вакытлы чаралар турындагы” Указга кул куйды. Ул бүгеннән үз көченә керә.

Русия белән Украина мөнәсәбәтләрендәге кризиска, шуның аркасында, АКШ һәм Көнбатыш илләре тарафыннан Русиягә карата игълан ителгән санкцияләргә җавап буларак имзаланган әлеге Указ берничә пункттан тора.

Беренчедән, Русия белән дуслык мөнәсәбәтләрен бозган чит ил гражданнарына һәм оешмаларына безнең банклардан кредит алу тыела. Икенчедән, аларга ук Русиядә торлак һәм кыйммәтле кәгазьләр сатып алу тыела. Өченчедән, Русия резидентларына һәм гади гражданнарына валюта акчаларын Русия белән дуслык мөнәсәбәтләрен бозган чит ил банкларында саклау тыела. Дүртенчедән, Русия гражданнары үзләре белән чит илгә 10 мең доллардан артык акча алып чыга алмыйлар.

Хәер, мондый чаралар белән рубльнең упкынга тәгәрәвен туктатып булыр микән? Кредит, яисә фатирга ипотека алу өчен Русия банкларына чиратка тезелгән инглиз, немец яки французларны күргәнем юк әле минем. Аның каравы, Русия – Украина каршылыгы килеп чыгу белән халык банк карточкаларындагы акчаларын кырып-себереп алып бетерде. Рубль көннән-көн очсызлана, кибетләрдә әйберләр кыйммәтләнә. Кыскасы, сәясәтчеләрнең уйланылмаган гамәлләре өчен халык түли. Алда ниләр көтәдер – бер Аллаһ кына белә...

         Фото: infosmi.net

Акча белән ни булыр?
Акча белән ни булыр?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: