Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2022, 22:06

Хакерлар һөҗүм итә

Сайтлар эшләмәсә, аптырамагыз. 

Хакерлар һөҗүм итә
Хакерлар һөҗүм итә

Бүген Уфа хакимияте сайты хакер атакасына дучар ителде. Бу хакта ведомствоның социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр иттеләр. "Иртән муниципалитетның рәсми мәгълүмат ресурсы штат режимында эшләде. Көндезге 11 сәгатьтә ул инде эшләми иде. Белгечләр сайтның эшен торгызу белән шөгыльләнәләр. Бу билгеле бер вакытны алачак. Сайтка һөҗүмнәр элегрәк тә булган. Әмма Украинадагы вакыйгалар фонында алар ешайды", -- диделәр  мэриядә.

Мондый очраклар Русиянең бөтен территориясе буенча кайбер төбәкләрендә һәм шәһәрләрдә теркәлде, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының рәсми сайтларында күзәтелде. ТАСС хәбәр итүенчә, хакерлар Русиянең ягулык-энергетика, финанс тармагы, җитештерү өлкәсе һәм телеком-индустрия компанияләре сайтларына һөҗүм итә. Кибератакаларга "Газпром", "Лукойл", "Норникель", "Сибур", "Яндекс", Саклык банкы һәм башка компанияләр дучар ителгән. Бу хәл якын көннәрдә дә  дәвам итәр, ди белгечләр.

"Тулпар" журналы сайтында тоткарлыклар күзәтелсә, аптырамагыз, дуслар. Безне "ВКонтакте", "Одноклассники", "Телеграмм" социаль челтәрләрендә күзәтеп барыгыз.

Хакерлар һөҗүм итә
Хакерлар һөҗүм итә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: