-19 °С
Болытлы
Уфада яшәүче 49 яшьлек хатынга кредит оешмасы хезмәткәре шалтыратып аңа 1 миллион сумлык кредит хуплануын аңлаткан. Әлеге хатын бу тәкъдимне кабул иткән. Уңай җавап алгач, шалтыратучы кредит алу өчен 6 мең сумнан артык бәядәге страховка түләргә кирәклеген аңлата. Шуннан соң зыян күрүчегә тагын бер тапкыр шалтыратып, кредитның бөтен суммасын алу өчен тагын утыз мең сумнан артык акча күчерергә кирәк булуын әйтәләр. Әлеге уфалы акчаларын үз картасыннан билгесез счетларга күчерә. Шулай итеп, ул барлыгы 39 мең сумнан колак кага.
Хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу факт буенча тикшерү бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылган.
Фото: infosmi.net