Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2022, 22:54

Гөлназ Асаеваны җыр урлауда гаепләмәкчеләр

Популяр җырчы Гөлназ Асаевага бер җыры аркасында суд белән яный башлаганнар.

Гөлназ Асаеваны җыр урлауда гаепләмәкчеләр
Гөлназ Асаеваны җыр урлауда гаепләмәкчеләр

Җырчы социаль челтәрендәге укучыларына әлеге җыр авторы вәкилләре белән хат алышуын тәкъдим итте. Эш шунда, Гөлназ Асаева шагыйрь Марат Кәбиров сүләренә Ризван Хәкимов язган “Исмәле жил” җырын башкарып, аны үзенең социаль челтәрләренә куйган булган. Соңрак аңа бу җырны башкаручы – Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимова элемтәгә кереп, аның авторлык хокукларын бозуын һәм суд белән янауларын белдергән. “Авторлык хокукларын бозасың, юристыбыз судка бирсә, җаваплылыкны аңлыйсыңдыр? Шуңа күрә җырларны урлаудан туктагыз”, – дип язганнар Гөлназ Асаевага. Гөлназ әлеге җырга кавер-версия генә ясавын һәм чараларда башкарса гына авторлык хокукларын бозу икәнлеген аңлаткан.

Кавер-версия дип җырны беренче тапкыр башкаручыдан тыш, башкалар тарафыннан җырлануы атала. Кабатлап җырлаучы аны гадиләштереп тә, яңа аранжировка белән баетып та башкарырга мөмкин.

Гөлназ Асаева үзенең репертуарыннан берәрсе җырын кабатлап кавер-версия язса, бик шат булыр идем, дип белдерә.

 


Фото: ukr.mainstreetartisans.com

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: