Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2022, 22:52

Бер ашау 108 мең сум!

Башкортстаннан вахта ысулы белән Нижневартовскида эшләүче кафеда 108 мең акчасын югалткан.

Бер ашау 108 мең сум!
Бер ашау 108 мең сум!

58 яшьлек бу ир кафеда кичке аш өчен хакны мөстәкыйль түли алмаган. Чөнки ул исерек булган. Вахтовик официантка смартфонын биреп, тиешле күләмдә акча алуны сораган. Официантка кыз читкәрәк барып кирәкле сумманы счетына күчерә һәм телефонын хуҗасына бирә. Башкортстанлы бу ир таксида кафедан кайтканда, телефоны аша банк кушымтасын ача һәм аның хисабыннан 108 мең сум акча югалуын ачыклый. Вахтовик кафега әйләнеп кайта, тик акчасын кире кайтарта алмый. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Тиздән тәртип сакчылары официантканы тоткарлый. Кыз, чыннан да, кичке аш өчен исәп-хисап ясаганда, үзенә чит кеше акчаларны күчерүен таный. Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Фото: u-f.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: