Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2022, 11:44

Яшьләргә – фатирлар!

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә 8 яшь гаилә торлак сертификатларына ия булды.

Яшьләргә – фатирлар!
Яшьләргә – фатирлар!

“Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Туймазы шәһәре һәм районында яшәүче 8 яшь гаилә торлак сертификатлары алды. Бирелгән торлак сертификатлары саны буенча Туймазы Башкортстанның шәһәр һәм районнары арасында беренче өчлеккә керә.

2020 елда районда бюджет хисабына 10 яшь гаилә торлак шартларын яхшыртты. Моның өчен 14 миллион сум акча тотылды. 2021 елда исә 15 яшь гаиләне фатирлы итү өчен бюджеттан 16 миллион сум акча җибәрелде. Быел 8 гаиләне фатирлы итү өчен 12 миллион сум акча сарыф ителгән.

Хәзер 7 ай эчендә акчалата ярдәм алган гаиләләр торакны сатып алу турында килешү төзергә тиеш. Сертификат акчаларын шулай ук торла бәясен бәясен түләүгә беренчел взнос итеп җибәрергә мөмкин. Сатып алына торган торакның мәйданы гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 12 квадрат метр булырга тиеш.

Чыганак: Башкортстанның Туймазы районы хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/224917

Яшьләргә – фатирлар!
Яшьләргә – фатирлар!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: