Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2022, 23:07

Ковид тикшерүче лаборатория чир таратуга булышлык иткән

Уфа аэропортындагы COVIDка лаборатор тестлар уздыручы “Полимед” компаниясе авыру кешеләргә дә сәламәт дигән нәтиҗә ясаган. Нәтиҗәдә аның эшчәнлеге туктатылды, фирма 200 мең сум штрафка тартылды. Бу хакта 25 февраль көнне Роспотребнадзор хәбәр итте. Ведомствода аңлатуларынча, “Полимед” лабораториясе тикшереп сәламәт дип табылган кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Ковид тикшерүче лаборатория чир таратуга булышлык иткән
Ковид тикшерүче лаборатория чир таратуга булышлык иткән

Компания шулай ук пробаларны сайлап алу шартларын, биоматериалны китерү срокларын һәм медицина калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен дә бозган. Ведомствода ачыкланган хокук бозулар республикада һәм аннан читтә коронавирус таралуга куркыныч тудыра, чөнки чит илләрдән килгән гражданнар аэропортта тест тапшырганнар, тискәре нәтиҗә алганнар һәм үзләрн изоляцияләмәгәннәр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте “Полимед”ка каршы административ беркетмәләр төзеп, аларны Уфа район судына җибәргән. Суд компанияне гаепле дип танып, 200 мең сум штраф билгеләгән һәм аның эшчәнлеген туктаткан.

 


Фото: gorobzor.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: