Барлык яңалыклар
Новости
24 февраль 2022, 13:21

Украинада махсус хәрби операция

24 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск республикалары җитәкчеләренең мөрәҗәгатенә җавап итеп махсус хәрби операция уздыру турында карар кабул итте.

Украинада махсус хәрби операция
Украинада махсус хәрби операция

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Украина территорияләрен оккупацияләүне планлаштырмый, әмма халыкларның үзбилгеләнү  хокукы өчен чыгыш ясый. Ул Украина хәрбиләрен җитәкчеләренең боерыкларына буйсынмаска чакырды. Канкоешның Украина хакимияте намусында булачагын искәртте. Киев режимы тарафыннан 8 ел буе геноцид сәясәтенә дучар булган  кешеләрне яклау зарурлыгын билгеләде.

Бүген ТАСС Одесса, Харьков, Бердянск, Мариупольдә шартлаулар турында хәбәр итте. Шулай ук Киев янындагы Борисполь аэропорты янында иртәнге 6 дан (Мәскәү вакыты белән) шартлаулар ишетелүен яздылар. Киевта мобиль элемтә һәм интернет әлегә гадәти режимда эшли.

Биржаларда валюта бәясенең кискен күтәрелүе күзәтелә.

В. Путинның мөрәҗәгате тексты kremlin.ru сайтында китерелә: http://www.kremlin.ru/?cat=1

Украинада махсус хәрби операция
Украинада махсус хәрби операция
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: