Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2022, 10:58

Тарихи көннәр

Владимир Путин Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын тану турындагы указларга кул куйды.

Тарихи көннәр
Тарихи көннәр

21 февральдә Русия Федерациясенең Иминлек советы ашыгыч утырышка җыелды. Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Русия Президенты Владимир Путинга  республикаларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук алар  Русия белән дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү төзү мөмкинлеген карауны сорады. Килешүгә оборона өлкәсендә хезмәттәшлек тә керә. 
Иминлек советы утырышы дәүләт телеканалының туры эфирында узды. РФ Президенты халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаганда, Донбасстагы хәлнең куркыныч төс алуын билгеләде, Украинаны “марионетка режимы булган колония” дип атады, властьны репрессияләрдә гаепләде.
Нәтиҗәдә,  Владимир Путин Донецк  һәм Луганск Халык Республикаларын тану турындагы указларга кул куйды. Аларга ярашлы, Русия хәрбиләре Донецк һәм Луганск халык республикалары территориясендә тынычлыкны тәэмин итәргә тиеш булачак. Хәрбиләр бу бурычны дуслык, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм турында килешүләр төзелгәнгә кадәр башкарачак.

Тарихи көннәр
Тарихи көннәр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: