Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2022, 21:56

Бирнәләрне тычкан урынына турадым

Ул бу хәлне күреп, ни кылырга белмәү гаҗизлегеннән бары: “И-и-и, Аллам!” – дип ыңгырашу авазлары гына чыгара алды.

Бирнәләрне тычкан урынына турадым
Бирнәләрне тычкан урынына турадым

Мин беренче сыйныфка укырга керәсе елны олы абыем Лотфулла өйләнергә җыенды. Әйбернең кыйммәт һәм юк чагы. Ничек итсәләр иттеләр, туйда тарату өчен кирәкле бүләкләрне булдырдылар. Булачак җиңгәчәйгә матур күлмәклек, кодагыйларга яхшы тастымаллар, намазлыклар, кодачаларга аллы-гөлле чәчкәле яулыклар – һәммәсе дә күзнең явын алып тора иде.

“Минем курчак кемнән ким?” – дип уйлаганмындыр, күрәсең. Беркем дә өйдә юклыктан файдаланып, аңа кием кискәләргә тотындым. Сөлге, яулык, намазлык, күлмәклек материалларның үземә ошаган урыныннан – йә кырыеннан, йә урта бер җиреннән, аркылыга-буйга дигәндәй, кырыккалап чыктым. Минем мәшәкать бетәр-бетмәс бер мәлдә өйгә әнкәм килеп кермәсенме? Ул бу хәлне күреп, ни кылырга белмәү гаҗизлегеннән бары: “И-и-и, Аллам!” – дип ыңгырашу авазлары гына чыгара алды. Моны ишетеп өйгә килеп кергән абыйның йөзе ничек үзгәрүен күргәч кенә үземнең нинди төзәлмәслек хата эшләвемне аңладым. Әмма соң иде инде. Миңа базга төшеп качудан башка чара калмады. Өлкәннәр озак кына кайгырышканнан соң әнкәмнең минем йөрәккә май булып яткан сүзләре ишетелде: “Сабый бит, Лотфулла балакаем, ачуланма инде, нишләтәсең, киләсе зыян булгандыр”.

Мин бу эшем бүтәннәргә бик кызык булып тоелгандыр, күрәсең. Үсеп буй җиткәнче дус кызым Ганиянең әтисе Каниф абый үзләренә кергән саен шаяртты: “Карале, Фәния, килеп бик әйбәт иттең әле, Фатыйма апаңның сандыкта бирнәләре күбәеп китте, шуларны гына кискәләп бирчәле?!” – дип елмая иде.

 

 

 

Фәния МӨНИРОВА,

Нефтекама шәһәре.

 


Фото: Pinterest

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: