Новости
21 Февраля 2022, 08:10

Гуманитар ярдәм җыялар

Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнеп килүчеләргә ярдәм кирәк. Әйберләрне һәм азык-төлекне кайда кабул итәләр?

Добавить в предпочтительные источники Google
Гуманитар ярдәм җыяларГуманитар ярдәм җыялар
Гуманитар ярдәм җыялар

Башкортстанда Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан эвакуацияләнеп килүчеләргә  гуманитар ярдәм җыю башланды. Бу хакта Иҗтимагый ярдәм штабы хәбәр итә.

Тапшырылган барлык әйберләр яңа (ачылмаган төргәктә, этикеткалар белән), ә азык-төлекнең саклау вакыты чыкмаган  булырга тиеш.

Гуманитар ярдәм Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17нче йорт адресы буенча кабул ителә.

Эш режимы:

Дүшәмбе -- җомга  09.00 -- 21.00 сәг.

Шимбә -- якшәмбе - 09.00 -- 18.00 сәг.

Штабның бердәм мәгълүмат үзәге телефоны: 8 (347) 218-19-19. Шылтыратулар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, көн саен кабул ителә.

Чыганак: Башинформ.

Гуманитар ярдәм җыялар
Гуманитар ярдәм җыялар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас