-29 °С
Болытлы
Камилә Вәлиева Олимпия уеннарында бозда фигуралы шуу буенча кыска программа прокатыннан соң алда бара. Аның ничек чыгыш ясарын барысы да тын да алмый күзәтте. Күпләр, елый-елый карадык, диделәр. Спортчы өчле аксельне хата белән, ләкин өчле флип һәм өчле лутц, өчле тулуп каскадын чиста башкарды. Аның баллары -- 82,16.
Икенче урында Анна Щербакова -- 80,20 балл, өченче урында Каори Сакамото (Япония) -- 79,84 балл. Русияле Александра Трусова дүртенче -- 74,60 балл.
Ирекле программа 17 февральдә булачак.