Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров: "Уфа мэры Сергей Греков республиканың Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллегенә китә, ә аның посты Нефтекама шәһәре башлыгы Ратмир Мәүлиевка тәкъдим ителде", – дип белдерде.
Карарны чираттан тыш утырышта Уфа шәһәр Советы кабул итте. Радий Хәбиров башкаланың яңа җитәкчелеге алдында торган бурычларны санап үтте: «Уфа безнең өчен бик мөһим, монда республика халкының дүрттән бер өлеше яши, — диде ул. – Уфада берничә зур инфраструктура проекты алып барыла. "Уфаның көньяк капкалары" дигән тагын бер зур проект башлана. Яңа команда алдында Уфаның 450 еллыгына әзерлек бурычы тора. Быел зур юбилей объектлары төзелә башларга тиеш».
Шәһәр советы депутатлары Уфаның элеккеге мэры Сергей Грековның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны хуплады. Ул хәзер Башкортстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеген җитәкләячәк. Республика башлыгы аңа уңышлар теләде һәм Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләде.