Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2022, 08:48

Үз баласына бурычы җыелган

Краснокама районында бер ирнең 668 мең сумлык бурычы җыелып киткән. Суд аны гаепле дип тапкан.

Үз баласына бурычы җыелган
Үз баласына бурычы җыелган

Краснокама районара суды "Балаларны яки хезмәткә сәләтсез ата-аналарны тәрбияләүгә акча түләмәү" маддәсе буенча җинаятьтә гаепләнүче ир-атка карата җинаять эшен караган. Бу кеше  җитди сәбәпләрсез суд карарын берничә тапкыр бозган, алимент түләмәгән һәм үз баласына зур суммада бурычы барлыкка килгән.

Әти кеше  үз баласына 2011 елдан бирле алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә, аны  60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендәге административ җәзага тарттырганнар. Ул бу караны үтәмәгән, тиешле нәтиҗәләр ясамаган, мәшгульлек үзәгенә учетка басмаган. Барлыгы 668 370 сум 88 тиен бурычы барлыкка килгән.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны, дәүләт файдасына 10% акча тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә җибәрергә карар иткән. 

Чыганак: Башинформ.

Үз баласына бурычы җыелган
Үз баласына бурычы җыелган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: