Барлык яңалыклар
Новости
14 февраль 2022, 12:26

Камилә, бирешмә!

Камилә Вәлиева шәхси ярышларда чыгыш ясый алачак.

Камилә, бирешмә!
Камилә, бирешмә!

Спортчы Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада ялгыз ярышларда чыгыш ясый алачак. Бу хакта  Спорт арбитраж суды (СAS) релизында хәбәр ителә.

Билгеле булуынча, Камиләне тыелган матдә куллануда гаепләгәннәр иде.  25 декабрьдә Валиева допинг-контроль үрнәге биргән булган. Ул  Стокгольмда WADA лабораториясендә якынча 10 көн эчендә анализларга тиеш иде. Төрле сәбәпләр аркасында ул ике айга тоткарланган, ә нәтиҗәләр Олимпия уеннарында чыгыш ясаганнан соң гына хәбәр ителде. Бөтен дөнья матбугаты, социаль челтәрләр  "гү" килде, скандал купты. Олимпиадага кадәр һәм уеннар вакытында тапшырган анализлары чиста булуга карамастан, спортчының иртәгә үтәчәк шәхси ярышларда катнашуы тыелырга мөмкин иде. 15 яшьлек Камиләнең уңышлы чыгыш ясавын телибез!

 

Камилә, бирешмә!
Камилә, бирешмә!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: