Новости
13 Февраля 2022, 14:59

Уфада массакүләм чаралар тыела

Авыручылар көннән-көн күбәя. "Стопкоронавирус" порталы соңгы тәүлектә  Башкортстанда 3502 кеше ковид йоктырган, дип хәбәр итә.

Уфада массакүләм чаралар тыелаУфада массакүләм чаралар тыела
Уфада массакүләм чаралар тыела

Уфада фестивальләр, смотрлар, конкурслар һәм физкультура-массакүләм чаралар уздыру COVID-19 таралу куркынычы сәбәпле соңгарак срокка һәм махсус күрсәтмәгә кадәр күчерелә.

Тиешле карарны Уфа хакимияте башлыгы Сергей Греков имзалады. Моннан тыш, махсус күрсәтмәгә кадәр, утыздан артык кеше я хезмәткәр катнашучы чаралар уздыру тыела. Шулай ук гражданнарны шәхси чаралар оештыру һәм үткәрүдән  тыелырга чакыралар. 

Башкортстанда инфекция йоктыручылар арта бара.  Мәсәлән, узган тәүлектә Башкортстанда 3 502 кешенең ковид белән авыруы ачыкланган.

Чыганак: Башинформ.

Уфада массакүләм чаралар тыела
Уфада массакүләм чаралар тыела
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас