Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль 2022, 20:14

Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады

Эдуард Латыйпов Пекиндагы Олимпия уеннарында янә бронза медаль яулады, бу юлы – эзәрлекләү узышында.

Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады
Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады

Көчле җил һәм катлаулы һава шартларына карамастан, Эдуард яхшы нәтиҗә күрсәтте һәм өченче булып килде. Русия тарихында бу – әлеге дисциплинада беренче медаль. 5 февральдә ул  катнаш эстафетада өченче урынны яулаган иде.

Эдуард Латыйпов 1994 елның 21 мартында Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туган. Соңрак Эдуард әтисе Ратмил, әнисе Анна, өлкән абыйсы Руслан белән бергә әтисенең туган ягына, Самара өлкәсенең Камышлы авылына, күченәләр. Спорт ярышларында Башкортстан Республикасы һәм ЦСКА өчен чыгыш ясый.

 

Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады
Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады
Эдуард Латыйпов бронза медаль яулады
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: