Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль 2022, 14:40

Французлар Башкортстан балына кызыга

Француз инвесторы Патрик Хоффман Башкортстанда умартачылык үзәге  ачарга, 10 мең умарта урнаштырырга, балны чит илләргә җибәрергә җыена. 

Французлар Башкортстан балына кызыга
Французлар Башкортстан балына кызыга

 Бу үзәккә республиканың 11 районында ким дигәндә 10 мең умартасы булган эре умарталыклар челтәре, халыкара дәрәҗәдәге лаборатория, Европа һәм Азия илләренә экспортка юнәлтеләчәк бал продукциясе җитештерү заводы керер дип күзаллана. Инвесторлар шулай ук заманча Европа технологияләрен китерергә, булачак умартачыларны өйрәтергә, урта рус бал кортларының башкорт популяциясе генетикасын саклап калу һәм җирле бал брендын алга сөрү эшен җәелдерергә исәпли. Эшкуар проектка дүрт миллиард сумга якын акча кертергә һәм 160 яңа эш урыны булдырырга әзер. Моның өчен ул Башкортстанда «Би Хэппи (Бәхетле бал корты)» компаниясен ачкан. 

Бу хакта тулырак: https://www.bashinform.ru/cards/2022-02-09/frantsuzskie-pchelovody-otkryvayut-v-bashkirii-paseku-mirovogo-urovnya-chto-vazhno-pro-eto-znat-2686406

Французлар Башкортстан балына кызыга
Французлар Башкортстан балына кызыга
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: