Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2022, 08:11

Симезлекнең файдасы

Израиль галимнәре симез һәм моңарчы ковид белән белән авырып терелгән кешеләрнең яңадан вирус йоктыру ихтималы азрак булуын ачыклаган.

Симезлекнең файдасы
Симезлекнең файдасы

Израильнең "Шиба" медицина үзәге коронавируска кагылышлы тикшеренүләр үткәргән. Һәм берничә кызыклы нәтиҗәгә килгән.

Беренчедән, ковидны үткәргән кешеләрнең иммунитеты яңадан короноавирус йоктырудан ныграк сакланулы була икән. Тикшеренү күрсәткәнчә, вакыт узу белән антитәнчекләр саны авырып терелүчеләрдә дә, вакцина ясатканнарда да кими, әмма  элек авыручыларның күрсәткечләре яхшырак була.

Икенчедән, симез кешеләрнең, моңарчы ковидны исән-имин үткәрсә, киләчәктә бу инфекцияне йоктыруы сирәгрәк күзәтелә. 

 Бу хакта "Российская газета" сайты хәбәр итә.

Димәк, сез ябык түгелсез һәм ковид белән чирләп терелгәнсез икән, яңадан вирус йогу хәвефе азрак.

 

Симезлекнең файдасы
Симезлекнең файдасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: