Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2022, 10:59

В. Жириновский хастаханәгә эләккән

Сәясәтче ковид белән авырый.

В. Жириновский хастаханәгә эләккән
В. Жириновский хастаханәгә эләккән

ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның хәле тотрыклы дип бәяләнә, дип хәбәр итә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының  матбугат хезмәте. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, сәясәтчегә тиешле  медицина ярдәме күрсәтелә. Кайбер матбугат басмалары хәбәр итүенчә, палатасына ИВЛ аппараты да керткәннәр, әмма аны куллану кирәкмәгән. 

 2 февральдә ачыклануынча, В. Жириновский  коронавирусның "омикрон" штаммын йоктырган. 

Декабрь ахырында ЛДПР лидеры "Комсомольская правда" радиосы эфирында үзенең коронавирустан сигез тапкыр вакцина ясатуын сөйләгән иде.

В. Жириновский хастаханәгә эләккән
В. Жириновский хастаханәгә эләккән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: