Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2022, 12:00

Камиләгә сабырлык телибез!

Дөнья имеш-мимеш белән тулды. 

Камиләгә сабырлык телибез!
Камиләгә сабырлык телибез!
Пекиндагы Олимпиадада команда турниры нәтиҗәләре буенча фигуристларны бүләкләү тантанасы соңарды. Шул сәбәпле кичә массакүләм мәгълүмат чаралары спортчы Камилә Вәлиеваның шикле допинг-тесты турындагы имеш-мимеш белән тулды.  Халыкара олимпия комитетының (ХОК) рәсми вәкиле Марк Адамс Матбугат конференциясендә мондый фикерләрне спекуляция дип атады.

Бүген, 10 февральдә Русиянең тимераякта фигуралы шуу федерациясе матбугат хезмәте ТАСС мәгълүмат агентлыгына Вәлиеваның Пекиндагы Олимпия уеннарында шәхси ярышлардан читләштерелмәячәге турында хәбәр итте. 

Әйе, һәрчак шулай: талант белән гайбәт янәшә йөри. Бу шартларда 15 яшьлек кыз балага никадәр психологик басым булуын күз алдына да китерүе кыен.  Камиләгә ныклык, сабырлык һәм барлык каршылыкларны җиңеп чыгуын телибез. 

Камиләгә сабырлык телибез!
Камиләгә сабырлык телибез!
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: