Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2022, 14:13

Яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы буласыгыз киләме?

Башкортстанлылар безнең төбәккә генә хас яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы була алачак. "Таныш булмаган кешене тыңла" ("Подслушай незнакомца") проектында  катнашу өчен яшь чикләүләре юк.  Биредә яшьләр үз сөйләмендә кулланган кызыклы фразеологизмнар, яңа яисә аерым бер җирлеккә хас булган әйтелмәләрне терки алачак.

Яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы буласыгыз киләме?
Яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы буласыгыз киләме?

Безнең республикада тотрыклы сүзләр бар, аларны "үзебезнекеләр" генә аңлый. Мәсәлән, "полный аптраган" – Башкортстанда кулланыла торган колоритлы фраза. "Аптыраган" – "кошмар", "капец" һәм шундый башка сүзләрнең синонимы буларак кулланыла.  Башкорт я татар телләреннән "катлаулы хәлгә калу, аптырау" дип тәрҗемә ителә.

Лексик мәгънәсе киңәю тапкан  тагын бер сүз – "сабантуй". Сабан туе – чәчү эшләреннән соң үткәрелә торган бәйрәм. Безнең көннәрдә исә  бу сүз  "җыю", "тусовка" дигән мәгънәне дә аңлата. Һәм анда чакырганда да төркичәдән алынган  "айда" ягъни  "әйдә" сүзен кулланалар.

"Уфа теле күпкырлы һәм катлаулы. Бу Башкортстан башкаласының күпмилләтле булуы белән аңлатыла. Мондый ситуациядә икетеллелек, өч теллелек һәм күптеллелек котылгысыз һәм закончалыклы. Билингвизмның милли-рус тибы өстенлек итә: башкорт-рус, татар-рус, чуваш-рус һәм башкалар", –  ди М. Акмулла исемендәге БДПУ укытучысы, профессор, филология фәннәре докторы Евгения Яковлева.

Проектны оештыручылар Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче  яшьләрнең  сөйләм һәм тел картасын булдыруны максат итеп куйган. Катнашу өчен "ВКонтакте" социаль челтәре аша "Другое Дело" (https://vk.com/app7785085#task/530 ) кушымтасында теркәлергә кирәк.  "Подслушать незнакомца" биремен табарга һәм үз фразаңны өстәргә. Катнашу өчен 400 балл өстәлә. Бу балларны партнер программаларында кулланырга мөмкин булачак. Болар: Роскосмос, Сбер, ДОМ.РФ, "Мин – профессионал" һәм башкалар. Проектта 800 меңгә якын катнашучы теркәлгән дә инде.

"Шунысы сөендерә, рус теленә галимнәр генә игътибар итми. "Таныш булмаган кешене тыңла" проекты ярдәмендә төрле шәһәрләрдә, шул исәптән Башкортстанда кызыклы фразеологизмнар һәм әйтелмәләрне җыярга һәм Россиянең хәзерге яшь гражданинының тел портретын төзергә мөмкинлек бар", – дип, идеяне хуплый М. Акмулла исемендәге БДПУ укытучысы, филология фәннәре кандидаты Александр Кобыскан.

Проект "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Другое дело" иҗтимагый тәкъдимнәр платформасында гамәлгә ашырыла. Платформа яхшы эшләр эшләргә, үз-үзеңне үстерү белән шөгыльләнергә, волонтер булырга мотивлаштыра. Болар барысы да "Русия – мөмкинлекләр иле" мәйданчыгы ярдәмендә мөмкин. Ул Владимир Путин инициативасы буенча төзелгән һәм 26 проектны берләштерә.

Яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы буласыгыз киләме?
Яшьләр сленгының интерактив картасы автордашы буласыгыз киләме?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: