Башкортстан Милли музеенда гадәти булмаган "Бөрҗән бал корты" күргәзмәсе ачыла. Проектның төп героинясы – республиканың символына әверелгән умарта корты. Экспозициядә рәсем сәнгате, графика, фото һәм скульптура тәкъдим ителә.
Проект авторы – Русиянең танылган рәссамы, Русия сәнгать академиясенең Почетлы әгъзасы, Русия рәссамнары Иҗади берлеге әгъзасы, Русия Почет ордены кавалеры, сәнгать магистры Евгения Васильева (EVA).
Күргәзмә 1 февральдә ачылачак. Күргәзмәне ачу көнендә авторның Милли музейга берничә картинасы бүләк ителәчәк. Күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк.
Проект Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ сәнгать факультеты, Санкт-Петербургтагы Сәнгать академиясенең фәнни-тикшеренү музее ярдәмендә тормышка ашырыла.